16 августта XVI Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы старт алды

2023 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

2023 елның 16 августында ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә XVI Бөтенроссия мөселман яшьләре форумын ачу тантанасы узды. Форумда катнашучыларны Татарстан Республикасы мөфтиенең беренче урынбасары, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Илфар хәзрәт Хәсәнов, магистр, Аджал Буфкеран фонды (Марокко) профессоры шәех Абдуррахим Лакрим, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Социаль үсеш бүлеге башлыгы Айгөл Биктимирова, КФУның инновацион үсеш идарәсе башлыгы, Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның ресурс үзәге эксперты Антон Дыганов сәламләде.

Форум 2023 елның 16-23 августында Борынгы Болгар шәһәрендә палаткалы шәһәрчек форматында һәм мөселманнар арасында хәйрия эшчәнлеге темасы астында узачак. Анда Индонезия, Мисыр, Лондон, Кырым, Башкортостан, Кабарда-Балкария (Нальчик), Чувашия һәм Татарстан, Пермь крае, Мәскәү, Әстерхан, Владикавказ, Свердловск өлкәсе, Ижевск, Йошкар-Ола, Самара һәм Ханты-Манси республикаларыннан 18-30 яшьлек 100 яшь мөселман катнашачак.

Форум Россия өммәте файдасына социаль проектлар булдыру һәм гамәлгә ашыру өчен мөмкинлекләр мәйданчыгы булачак, ягъни яшь мөселманнарны социаль стартапларны гамәлгә ашыруның төрле этапларында «пакетларга» өйрәтәчәк: бу идеяләр яки әзер проектлар булырга мөмкин, аларны грант алу конкурсларында катнашу өчен инде тапшырырга мөмкин. Форумда аларны «чистартачаклар» һәм федераль грантлар конкурсында катнашучылар дәрәҗәсенә җиткерәчәкләр. Форум нәтиҗәләре буенча иң яхшы проектлар сайлап алыначак.

Форум программасында шулай ук дини белем алу, фәнни-танып белү лекцияләре, тренинглар, мастер-класслар һәм практикумнар, TED һәм диспутлар, кинозал һәм Китап клубы, походлар һәм экскурсияләр. Форумның хедлайнеры Мароккодан шәех, ETABLISSEMENT AJIAL BOUFEKRANE фонды укытучысы Абдуррахим Лакрим булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International