Ышаныч, тормыш һәм мәхәббәт турында…

2023 елның 21 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Балалар Республика клиник хастаханәсенең «Гаилә бергә» гаилә кунакханәсенең 10 еллыгына багышланган «Онкология…Жизнь…До… и После…» күргәзмәсе Казан Кремлендәге Татарстанның Табигый тарих музеенда үз эшен тәмамлады.

Фотоэкспозиция нигезендә үзләре авыр сәламәтләнү юлын үткән яки әлеге сынауны үз балалары белән бергә үтүче хатын-кызларның чын тарихлары ята. Фотолардан тамашачыга җитди сынауларны җиңгән һәм безне тормышыбызның иң мөһимен кадерләргә өйрәткән чын геройлар карый.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Балалар Республика клиник хастаханәсе территориясендәге гаилә йортында ата-аналар озак дәваланучы балалары янында бушлай торалар, бу сәламәтләнү процессына бик уңай йогынты ясый. Казандагы гаилә кунакханәсе – Россиядә мондый төрдәге беренче проект.

Кунакханәнең кечкенә кунаклары өчен даими рәвештә социаль акцияләр үткәрелә: «Әкият терапиясе» дәресләре, кулинар мастер-класслар һ. б.

Күргәзмәне Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Анастасия Исаева карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International