2023 елда Татарстан Республикасы гражданлык җәмгыятен үстерүгә грантлар бирү конкурсында катнашу мөмкинлекләре турында коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләре өчен семинар

2023 елның 21 июне, чәршәмбе

Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча Республика ресурс үзәге 2023 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы грантларын бирү конкурсында катнашу мөмкинлекләре турында коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләре өчен көндезге семинарда катнашырга чакыра.

Дата: 26 июнь 17.00(мск)

Урыны: Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, Казан шәһәре, Батурин урамы, 7а

Программада:

  • 2023 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы грантларын бирү конкурсында катнашуга гариза тутыру;
  • типик хаталарны тикшерү һәм сорауларга җаваплар.

Теркәлү түбәндәге сылтама буенча: https://rrcnkort.timepad.ru/event/2476576/

Онлайн форматта катнашу мәсьәләсе буенча түбәндәге адреска мөрәҗәгать итегез:  oprt.tatar@yandex.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International