Спектакль-перфомансны Республика балалар клиник хастаханәсенең балалар онкологиясе, гематологиясе һәм хирургиясе үзәге пациентларына Казан театр училищесының беренче эстрада курсы студентлары импровизацияләнгән бәйрәмдә күрсәттеләр.
Чара «Игелекле кешеләр шәһәре» хәйрия фонды белән берлектә уздырылды.
Бию, пантомимада, шигъри алымнар кулланып, Казан театр училищесының беренче курс студентлары кечкенә пациентларга зур диңгездә берүзе калган кечкенә китның тарихын сөйләделәр, ул беренче тапкыр диңгездә яшәүчеләр белән очрашкан һәм төрле ситуацияләргә юлыккан, әмма барлык сынауларны узгач, бәхетле булып әнисе янына кайткан.
Булачак артистлар өчен үзенчәлекле аудитория белән эшләү беренче тапкыр иде. Спектакль студентларга да, аларның кечкенә тамашачыларына да бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте.