Хөрмәтле татарстанлылар!
Сезне дәүләт бәйрәме – Россия көне уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм. Ул Ватанга мәхәббәт һәм тугрылык, ата-бабаларыбызга, илебез тарихына ихтирамлы мөнәсәбәт, үткәндәге, шулай ук бүгенге көндәге хезмәт һәм сугыш батырлыклары символы булып тора.
Россия – ул, чын мәгънәсендә, яу кырында һәм тыныч тормышта һәрчак илебез мәнфәгатьләрен якларга әзер булган батырлар ватаны. Махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләрнең кыюлыгы, каһарманлыгы һәм фидакарьлеге – моның ачык дәлиле. Бүген, Россиянең суверенлыгы һәм киләчәге өчен көрәш барган шартларда, күп милләтле халкыбыз, бердәм булып, заман сынауларына каршы тора. Безне уртак язмыш берләштерә һәм үз туган җиребездә барлык авырлыкларны да җиңеп чыгачакбыз. Безнең рухыбызны сындыра алмаслар!
Россия фән һәм мәгариф, сәнгать һәм спорт, медицина өлкәләрендә, биотехнологияләр, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы, цифрлаштыру тармакларында һәм космосны үзләштерүдә олы казанышлары белән дан тота.
Илебез гүзәл табигате, үзенчәлекле архитектурасы һәм төзелеш сәнгате ядкарьләре, күп гасырлык мәдәнияте һәм традицияләре, кунакчыл һәм киң күңелле кешеләре белән бөтен дөнья халкын үзенә җәлеп итә.
Быел Татарстанда уздырылган «Россия – ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы, 2024 елда Казанда уздырылачак БРИКС илләре башлыклары очрашуы Россиянең ышанычлы партнерлары һәм дусларының күп булуын раслый.
Татарстан Республикасы, Федерациянең төп субъектларыннан берсе буларак, Россиянең куәтен ныгытуга саллы өлеш кертә. Нефть-газ-химия комплексы, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы республика икътисадының нигезен тәшкил итә. Бездә самолетлар, вертолетлар, КАМАЗ базасында техника һәм бронялы автомобильләр, хәрби кораблар һәм катерлар, радиоэлектрон аппаратура, оптика, дары һәм Ватаныбызның оборона мөмкинлекләрен тәэмин итү өчен кораллануның башка төрләре җитештерелә. «Алабуга» һәм «Иннополис» махсус икътисади зоналары, ИТ- һәм технопарклар технологияләр һәм инновацияләр үсешенә этәргеч бирүче чыганаклар булып тора. Иң мөһиме, ирешкән казанышларыбыз – ул үз һөнәренә тугры кешеләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Шул ук вакытта без барлык эшләребездә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең һәм шәхсән Россия Федерациясе Президенты, илкүләм лидерыбыз Владимир Владимир улы Путинның ныклы ышанычын һәм ярдәмен тоябыз.
Хөрмәтле татарстанлылар!
Россия көнен бәйрәм итү сезгә яңа җиңүләр һәм уңышларга ирешүдә бәрәкәтле көч биреп, игелекле гамәлләргә рухландырыр, гражданнар бердәмлеге үрнәге булып торыр, дип ышанам.
Илебезгә һәм аның күп милләтле халкына иминлек һәм зур үсеш телим. Россия, алга!
Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов