2024-НЧЕ ЕЛДА КАЙСЫ ҖӘМӘГАТЬ УРЫННАРЫН ТӨЗЕКЛӘНДЕРЕРГӘ?

2023 елның 5 мае, җомга

Татарстанда төзекләндерү өчен өстенлекле булган җәмәгать урыннарын сайлау буенча тавыш бирү башланды. 31 майга кадәр дәвам итәчәк сораштыруда 14 яшьтән өлкәнрәк булган һәркем катнаша ала.

Теләсәләр, татарстанлылар төзекләндерү өчен үз объектларын тәкъдим итә алалар.

Сораштыруда  Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталында һәм «Татарстан Республикасы хезмәтләре» кушымтасында авторизацияләнеп катнашырга мөмкин. Һәрбер кешенең бер генә тавышы бар.

Сораштыру «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты буенча үткәрелә. Татарстанда тавыш бирү алтынчы тапкыр оештырылган, гомумроссия дәрәҗәсендә ул өченче тапкыр уза.

Республика халкы шулай ук «Безнең ишегалды» республика программасы буенча өстенлекле тәртиптә төзекләндереләчәк 200 йортны сайлый ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International