Казан Кремле территориясендә ачык һавада «Җиңү вальсы» масштаблы республика акциясе узды. Анда 500дән артык укучы һәм ирекле патриотик отрядлар активистлары катнашты. Бөек Ватан сугышы елларында совет халкының батырлыгы истәлегенә алар Татарстанның халык артисты, майор Владимир Ионов җитәкчелегендәге Казан суворов хәрби училищесы оркестры башкаруында тере музыкага вальс башкардылар.
«Бу искиткеч көнне сезгә чын күңелдән рәхмәт әйтәсем килә, чөнки сез, укучылар, вакыт табып кына калмыйча, акциянең мөһимлеген дә аңладыгыз. Бу вакыйга без әтиләребез, әниләребез һәм әби- бабайларыбызның сугыш турында сөйләгәннәрен хәтерләүче өлкәннәр өчен генә кадерле түгел. Әлеге чарадан соң сезнең күбегез совет халкының Бөек Җиңүгә ирешү тарихы белән тагын да күбрәк кызыксына башлар дип ышанам», – дип билгеләп үтте Дәүләт Думасының милләтләр эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов.
Казанда беренче тапкыр акция 2018 елда узды. Шул вакыттан бирле ул республика башкаласында яшәүчеләрнең барысы өчен дә яхшы традициягә әверелде. Берничә атна мәктәпләрдә ныклы репетицияләр һәм Кремль диварларында генераль прогон — болар барысы да бер-ике кадерле минутлык Җиңү вальсына кушылу өчен.
Җиңү көне алдыннан хәрби-патриотик тематикага чаралар комплексы үткәрелә — белем бирү учреждениеләренең барлык дәрәҗәләрендә «Җиңү җыры», «Үткәнне хәтерлә, хәзергесе беән яшә» акциясе уза. Безнең республикада инде алтынчы ел «Җиңү вальсы» үткәрелә, без, татарстанлылар, моның белән чиксез горурланабыз», — дип ассызыклады ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының әйдәп баручы киңәшчесе Семен Федоров.
Акциядә Казан мәктәпләре укучыларыннан тыш, Татарстанның белем бирү оешмаларында эшләүче «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең ирекле патриотик отрядлары активистлары да катнашты.
«Җиңү вальсы» акциясе «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлеге тарафыннан «Казан Кремле» музей-тыюлыгы белән берлектә Мәгариф идарәсе һәм Казанның балалар һәм яшьләр эшләре комитеты ярдәме белән оештырылды.

