ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары агач утыртуда катнаштылар

2023 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары «Казан Швейцариясен яклау» гражданлык инициативасына ярдәм итү кысаларында «Рус-Алман Швейцариясе» махсус саклана торган табигый территориядә агачлар утыртуда катнаштылар.

Шулай ук акциягә Казан дәүләт энергетика университетының «Инженерлык экологиясе һәм хезмәт куркынычсызлыгы» кафедрасы студентлары, КФУ каршындагы Лобачевский исемендәге лицей укучылары, «СОлНЦе» махсуслаштырылган олимпиада-фәнни үзәгеннән балалар кушылды.

Агач утырту барышында акциядә катнашучыларга Рус-Алман Швейцариясенең матур урыннарына экскурсия үткәрелде, урманда һәм Кызыл китапка кертелгән хайваннар һәм үсемлекләрнең саклык чаралары турында сөйләделәр. Ахырда балалар һәм өлкәннәр өчен чәй табыны оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International