Курск өлкәсенең Поныри бистәсендә, Бөек Ватан сугышы барышында кискен үзгәрешләр булган канкойгыч сугышлар урынында «Курск сугышы» мемориаль комплексы төзелә башлый. Бу Бөтенхалык проекты, аның ярдәмендә Курск дугасында совет солдатларының батырлыгы мәңгеләштереләчәк. Аны булдыру инициативасы белән ветераннар һәм аларның токымнары чыгыш ясый, идеяне Россия Федерациясе Президенты В. В. Путин, Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, Белоруссия һәм Россия Берлеге Парламент Җыелышы, Россия Оборона министрлыгының һәм Россия ФСБның ветераннар оешмалары, Курск өлкәсе халкы, Россиянең башка төбәкләренең иҗтимагый оешмалары хуплый. Проект өстендә эш Россия хәрби-тарихи җәмгыяте белән берлектә бара.
Мемориаль комплексның беренче чиратын 2023 елның 23 августында Курск сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү көнендә ачу планлаштырыла. Икенче чират 2025 елның 9 Маенда – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү көнендә ачылачак.
«Курск сугышы» мемориаль комплексы безнең нәсел варисларыбыз өчен тарихи мирас булачак. Һәр россияленең бурычы – үз тормышлары бәрабәренә безнең киләчәгебезне яклаган сугышчы-азат итүчеләр истәлеген хөрмәтләү. Хәзерге вакытта яшәүче һәрберебез мемориаль комплекс төзелешенә үз өлешен кертә ала, шуның белән Бөек Ватан сугышында катнашучыларның батырлыгына, каһарманлыгына хөрмәт күрсәтә ала.
Курск өлкәсе Хөкүмәте тарафыннан «Курск сугышы» мемориаль комплексын төзүне тәмамлау өчен кулланылачак акча җыю игълан ителә. «Курск сугышы» мемориаль комплексын төзү һәм төзекләндерү өчен иганәләрне Курск өлкәсе үсеш фондына күчереп гамәлгә ашырырга мөмкин. Акча күчерү ысуллары кушымтада күрсәтелгән.
«Курск сугышы» мемориаль комплексы төзелеше