Бүген батырлык, намус һәм тугрылык бәйрәме. Бүген илебезнең иминлек сагында торучы, хәрби һәм гражданлык бурычын үтәгән һәркемгә рәхмәтлебез.
Туганнарыңны, халкыңны, республикабызны, илебезне ярату һәм яклау – иң мөһим һәм җаваплы бурыч.
Бәйрәм белән котлыйбыз, сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет һәм барлык башлангычларда уңышлар телибез!