Истәлекле дата – совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 34 ел тулу уңаеннан Анатолий Иванович Чехов исемендәге хәрби-патриотик белем бирү үзәге – 67нче мәктәптә түбәндәге хөрмәтле кунаклар – Әфган сугышы ветераннары катнашында тантаналы чара үткәрелде:
- запастагы полковник, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Шакирҗанов Рафаэль Мәҗит улы,
- запастагы полковник Логачев Владимир Петрович,
- запастагы полковник Талов Виталий Александрович,
- запастагы рядовой Ярухин Андрей Петрович.
Чара кысаларында «КаДетство» мәктәп тынлы оркестры һәм кул көрәше күрсәтмә чыгышлары узды.
Чараның икенче өлешендә «Әфган бивагы» мәктәп патриотик конкурсы узды, анда жюри сыйфатында чакырылган кунаклар һәм 1 нче музыка мәктәбе укытучылары чыгыш ясады. Чарада 5-10 нчы сыйныфлар, 170 кеше катнашты.
Конкурста укучылар «Төшебезгә Әфган керә», «Китәбез», «Әфганстан», «Хәтер» һ. б. әфган җырлары белән чыгышлар күрсәттеләр.
Чара ахырында барлык катнашучылар да бу сугышта һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.