ТР Иҗтимагый палата комиссиясе рәисе Тамара Федорова РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова белән очрашты

2023 елның 14 феврале, сишәмбе

13 февральдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгариф, фән һәм агарту эшчәнлеген үстерү комиссиясе рәисе Тамара Федорованың Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова белән очрашуы узды.

Яшьләргә патриотик һәм рухи-әхлакый тәрбия бирүнең, тәрбия процессында гаилә роленең мөһим мәсьәләләре кузгатылды. Педагог һәм остаз елында Татьяна Ларионова педагог остазларга сакчыл мөнәсәбәт һәм яшь педагогларга ярдәм кирәклеген ассызыклады. Тамара Трофимовна уртак проектларда катнашырга әзер булуын белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International