«Ярдәм-Помощь» хәйрия фонды Төркия Республикасы консуллыгына 970 000 сумлык ярдәм тапшырды

2023 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

2023 елның 8 февралендә «Ярдәм-помощь» хәйрия фондыннан Төркия Республикасының Казандагы Генераль консуллыгына гуманитар ярдәм күрсәтелде. Бу — 970 000 сумлык киемнәр тутырылган тартмалар.

Генераль консуллык бинасында җир тетрәүләрдән соң зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәм кабул итү пункты ачылды, ул ял көннәрендә дә эшләячәк.

Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Исмет Эрикан бу көннәрдә сүз һәм эш белән ярдәм иткән барлык татарстанлыларга рәхмәт белдерде.

https://www.youtube.com/watch?v=66t5sUJmAxI

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International