Министрлыкларның «халык» максатларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча иҗтимагый фикер алышулар башлана. Барлык теләүчеләрне дә әңгәмәгә чакырабыз

2023 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

2023 елның 15-22 февралендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында беренче тапкыр алты министрлыкның 2022 елда гавами формалаштырылган максатларын һәм бурычларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча иҗтимагый фикер алышулар узачак.

Фикер алышуларга барлык кызыксынган гражданнар чакырыла (катнашу өчен алдан теркәлү кирәк). 2022 елның максатларын һәм бурычларын гамәлгә ашыру турындагы хисаплар белән проект сайтында танышырга мөмкин: https://publictasks.tatarstan.ru/.

Иҗтимагый фикер алышуларда катнашучылар җыелышлары Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында график буенча Казан шәһәре, Батурин урамы, 7а йортында (137 нче кабинет) узачак (алдан теркәлү кирәк, ул җыелышка бер көн кала тәмамлана):

15 февральдә 10.00 сәгатьтә – Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы – теркәлү өчен сылтама

17 февральдә 14.00 сәгатьтә – Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы – теркәлү өчен сылтама

20 февральдә 16.00 сәгатьтә – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы – теркәлү өчен сылтама

21 февральдә 10.00 сәгатьтә – Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы – теркәлү өчен сылтама

21 февральдә 16.00 сәгатьтә – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы – теркәлү өчен сылтама

22 февральдә 13.00 сәгатьтә – Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы – теркәлү өчен сылтама

Массакүләм матбугат чаралары аккредитациясе сылтама буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International