«Бәллүр компас» Милли премиясен алу конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә.
«Бәллүр компас» – география, экология, табигый һәм тарихи-мәдәни мирасны саклап калу һәм популярлаштыру өлкәсендә күренекле казанышлар өчен бирелә торган абруйлы халыкара бүләк. Конкурс ел саен Рус географик җәмгыяте эгидасы астында уздырыла.
Конкурста фәнни һәм белем бирү учреждениеләре, иҗади берлекләр, илебез һәм чит ил оешмалары, төрле өлкә предприятиеләре, шулай ук бәйсез инициатива төркемнәре, җәмәгать эшлеклеләре һәм шәхси затлар катнаша ала.
2023 елның 20 февраленә кадәр гариза бирергә һәм проектны тәкъдим итәргә мөмкин. Җиңүчеләр 10 номинациядә билгеләнәчәк: «Фәнни казаныш», «Мәгариф», «Табигый һәм тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча иң яхшы социаль-мәгълүмати проект», «Сәнәгать предприятиеләренең, бизнесның иң яхшы экологик проекты», «Сәяхәт һәм экспедиция», «Массакүләм мәгълүмат чараларының иң яхшы проекты, медиапроект», «Басма», «Фоторабота», «Гражданлык позициясе» һәм «Иң яхшы төбәк проект».
Тулырак мәгълүматны конкурсның рәсми сайтында белергә була: https://rus-compass.ru/.