2022 елның 26 декабрендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының йомгаклау утырышы булды. Иҗтимагый палата әгъзалары узып баручы елның нәтиҗәләрен тикшерергә җыелдылар. Көн тәртибендәге төп мәсьәләләр ТР Иҗтимагый палата комиссияләренең эше һәм 2022 елда Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларының торышы һәм үсеше турындагы Докладның төп нигезләмәләрен раслау булды.
Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин, Татарстан Республикасы Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе урынбасары Марат Хисамиев, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасының идарә рәисе Шамил Агиев, «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе киңәшчесе Владимир Козонков, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.
ТР Иҗтимагый палатасы комиссияләре эше турында этникара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча комиссия рәисе Андрей Большаков, социаль мәсьәләләр һәм хәйриячелек буенча комиссия рәисе Маргарита Максимова, мәгариф һәм фән буенча комиссия рәисе урынбасары Римма Гыйльмеева, гражданнарның тормыш эшчәнлеге икътисады һәм инфраструктурасы мәсьәләләре буенча комиссия рәисе урынбасары Фәрит Сафин сөйләде.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева палата әгъзаларын 2022 елда Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларының торышы һәм үсеше турындагы докладның төп нигезләмәләре белән таныштырды.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Анастасия Исаева ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органының гавами формалаштырылган максатларын һәм бурычларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча иҗтимагый фикер алышуларны оештыру һәм уздыру тәртибе турындагы нигезләмә проектын тәкъдим итте.
Соңыннан Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзаларын һәм экспертларын бүләкләү тантанасы булды.