Сентябрь аенда Казан шәһәренең мәгариф үзәге КАБУЛ ИТҮ МӘКТӘБЕ яңа проектын башлап җибәрде. Республика мәктәпләрендә «Игелеклелек дәресләре» – инвалидлыкны аңлау буенча дәресләр уза.
Дәресләрне төрле инвалидлык төрләре булган яшьләр алып бара. Алып баручылар укучыларга инвалид кешеләрнең үзенчәлекләре, кайда һәм кем булып эшли алулары, нинди спорт һәм иҗат төрләре белән шөгыльләнә алулары, нинди җайланмалар һәм шартлар мөстәкыйль тормыш алып барырга мөмкинлек бирә алулары хакында сөйләделәр.
Шулай итеп, инвалидлыклары булган һәм сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларга һәм өлкәннәргә толерант караш салына.
Шәһәр мәгариф үзәге 2015 елдан мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында «Игелеклелек дәресләре» үткәрүне оештыра. Оешма белгечләре «Игелеклелек дәресләре» уздыру методикасын эшләделәр һәм алып баручыларны әзерләделәр, әмма элегрәк дәресләр Казанда гына уза иде.
Көз көне Әлмәт, Казан, Яр Чаллы, Баулы, Чистай һәм Кукмарадан инвалид булган 25 яшь кеше «Игелеклелек дәресләре» алып баручы сыйфатында әзерлек узган. Кайберәүләр үз шәһәр мәктәпләрендә инвалидлыкны аңлау буенча дәресләр алып бара башлаган инде.
Балалар яңа алып баручыларны җылы кабул итәләр. Инвалид кеше кичергән авырлыклар, аның ничек ярдәмгә мохтаҗ булуы, инвалид кешеләрдә нинди казанышлар барлыгы һәм һәркем өчен тигез шартлар тудыру турында сөйләүчеләрнең эчкерсез сөйләве мәктәп укучыларының күңелләренә тигән.
Педагоглардан беренче кайтавазлар килә: «Хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Балалар бу темага озак сөйләштеләр. Тагын кунакка килегез. Без сезгә шат булырбыз».
Хәзер Игелеклелек дәресләре Татарстан Республикасының алты шәһәрендә узачак.
«Игелеклелек дәресләре» КАБУЛ ИТҮ МӘКТӘБЕ проекты кысаларында ТАТНЕФТЬ Хәйрия фонды ярдәме белән үткәрелә.