Татарстан Республикасының Торак-коммуналь хуҗалык контроле йортлар һәм торак милекчеләре советлары өчен түләүсез укуга язылу ача

2022 елның 2 декабре, җомга

Татарстан Республикасының торак-коммуналь хуҗалык контроле йортлар һәм торак милекчеләре советлары өчен түләүсез укуга язылу ача. Очрашу төркем җыелганнан соң 2022 елның декабрендә узачак.

Укуларны торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге экспертлар – Татарстан Республикасының «Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге иҗтимагый контроль төбәк үзәге» ассоциациясе башкарма директоры Дмитрий Романов һәм үзәк юристы Куклина Зоя Викторовна үткәрәчәк.

Укыту түбәндәге темалар буенча барачак:

1) Милекче һәм аның хокуклары;

2) Бина милекчеләренең гомуми җыелышы. Күпфатирлы йортта гомуми милек. Күпфатирлы йорт Советы һәм аның Рәисе;

3) Торак һәм коммуналь хезмәтләр;

4) Күпфатирлы йорт белән идарә итү ысуллары;

5) Коммуналь ресурсларны куллануны исәпкә алу. Энергияне саклау. Хисап-фактурада исәпләүләр;

6) Юридик практика;

7) Торак законнарындагы үзгәрешләр.

Укудан соң сертификатлар һәм методик буклетлар бирелә. Урыннар саны чикле.

Укуга 8 (843) 236-29-97 телефоны буенча язылырга мөмкин.

Уздыру урыны: Казан шәһәре, Шуртыгин урамы, 22, «ПрофСтандарт» уку үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International