«Добрая Казань» коммерцияле булмаган автоном оешмасында менталь инвалидлыклары булган 18 яшьтән өлкәнрәкләр өчен кофе кайнатуның альтернатив ысулларына өйрәтү циклы башланды

2022 елның 23 ноябре, чәршәмбе

«Добрая Казань» коммерцияле булмаган автоном оешмасында менталь инвалидлыклары булган 18 яшьтән өлкәнрәкләр өчен кофе кайнатуның альтернатив ысулларына өйрәтү циклы башланды.

Профессиональ бариста белән дәресләр һәр сишәмбе көнне Сеченов урамы, 5 адресы буенча Добрая Казань коворкингында узачак.

Уку чорында балалар Hario V60 һәм Аэропресс кебек кофе кайнату ысулларын өйрәнәләр.

Булачак бариста кирәкле җиһазлардан файдаланырга өйрәнәчәк һәм коворкингта теләгән һәркем өчен үз кулы белән кофе пешерә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International