Түбән Камада «Этник мирас – милли үзенчәлекнең нигезе» төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узачак.
Конференция Түбән Кама химия-технология институты һәм Түбән Каманың «Урал» башкорт милли-мәдәни автономиясе тарафыннан Президент грантлары Фонды ярдәме белән «ЭтноSTYLE – ул безнең стиль!» социаль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Конференция эше түбәндәге юнәлешләр буенча алып барылачак:
Конференциядә катнашу өчен милли иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре, югары уку йортлары, урта махсус уку йортлары, мәктәпләр укучылары, Россиянең барлык төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән предприятиеләрнең яшь белгечләре чакырыла.
Конференциядә катнашу өчен катнашучылар 27 ноябрьдән дә соңга калмыйча https://forms.gle/qbP4Y9nU8gb2U1x47 Google формасын тутыралар.
Конференциянең төп этабы Түбән Кама химия-технология институтында узачак. Конференциядә катнашу бушлай.
Конференциянең читтән торып катнашучылары барысы да катнашучылар сертификатлары алачак, җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар һәм призлар белән бүләкләнәчәк.
Эшләрне рәсмиләштерүгә таләпләр: