Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгыннан социаль проектлар республика конкурсы

2022 елның 22 ноябре, сишәмбе

2022 елның 21 ноябреннән 20 декабренә кадәр Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы «Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә социаль проектлар республика конкурсын үткәрә.

Бәйгене үткәрүнең максаты - яшьләр арасында социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга этәргеч бирү.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

  • карьера һәм профессиональ траектория;
  • экология, туризм һәм территорияләр брендингы;
  • медиасфера һәм мәгълүмати технологияләр;
  • патриотик һәм гражданлык тәрбиясе;
  • социаль яклау, волонтерлык һәм ирекле эшчәнлек;
  • мәдәниятара диалог;
  • яшьләрнең мәдәнияте һәм иҗади үсеше;
  • инновацион технологияләрне гамәлгә кертү.

Конкурста коллектив эшләр дә (3 авторга кадәр), аерым авторлар да катнаша ала.

Нигезләмәне сылтама буенча өйрәнергә мөмкин:  https://vk.com/wall-1650224_20752?hash=5febfc90bf306432a7.

Гаризаны 2022 елның 12 декабренә кадәр «Конкурсантның ФИО» тамгасы белән sdort.social@mail.ru электрон адресына җибәрергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International