Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә юридик ярдәмне коммерцияле булмаган оешма вәкилләре алачак

2022 елның 21 ноябре, дүшәмбе

25 ноябрьдә Татарстанда «Бердәм Россия» Иҗтимагый кабул итү мәйданчыгында төрле өлкәләрдә төбәк халкын яхшыртуга юнәлдерелгән коммерцияле булмаган оешмаларга, гражданнар активистларына һәм битараф булмаган халыкка хокукый ярдәм күрсәтү көне узачак.

Килеп ирешкән сорауларга РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе белгечләре җавап бирәчәк.

Билгеле бер ситуцияне хәл итүдә белгечләр ярдәме кирәк булса, 8 843 238 1000 телефоны номеры буенча мөрәҗәгать итегез.

Сорауларны шулай ук op@tatarstan.er.ru электрон почтасына, Whatsapp 8 987 205 00 63 номерына җибәрергә, пост астында комментарий формасында калдырырга яки шәхси хәбәрдә язарга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, һәр айның соңгы җомгасында Татарстанда «Бердәм Россия» иҗтимагый кабул итү мәйданчыгында коммерцияле булмаган иҗтимагый оешмаларга юридик ярдәм көне уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International