Ел саен үткәрелә торган «Игелекле яңа ел бүләге» грант конкурсы

2022 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

Гариза бирү сроклары: 2022 елның 13 декабренә кадәр

Кем өчен: социаль, иҗади яисә көнкүреш адаптациясе, тенәкләндерү, психологик үзенчәлекләре булган балалар һәм яшүсмерләрне, ятим балаларны һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны тәрбияләү өлкәсендә һөнәри хезмәтләр күрсәтә торган коммерцияле булмаган оешмалар.

Оештыручы: Сбербанкның  «Вклад в будущее» хәйрия фонды

Грант күләме: 1 млн сумга кадәр.

Проектның дәвамлылыгы: ким дигәндә 8 ай һәм 12 айдан артык түгел.

Ярдәм юнәлешләре:

  • үсеш һәм тәртип алымнарына нигезләнгән комплекслы программаларны гамәлгә ашыру (психологик — педагогик коррекция);
  • иҗади реабилитация, шул исәптән һөнәрчелеккә, иҗади белгечлекләргә өйрәтү аша;
  • социаль-көнкүреш күнекмәләрен үстерү, социаль-коммуникатив күнекмәләрне үстерү, шул исәптән альтернатив һәм өстәмә коммуникация кулланып;
  • хезмәт эшчәнлегенә мотивацияне үстерү: профориентация һәм эшкә урнашуга әзерлек;
  • мөстәкыйль яки тәэмин итә торган яшәү рәвешенә әзерлек;
  • адаптив спорт һәм башкалар.

Җиңүчеләр 2023 елның 3 мартыннан да соңга калмый игълан ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International