Эшмәкәрләр йортында «Умник» конкурсының финалы старт алды, анда 73 финалист үзләренең инновацион проектларын тәкъдим итә.
Төбәк жюри нәтиҗәләре буенча 20 җиңүче сайлап алыначак.
Программа яшь галимнәргә ярдәм итүгә һәм яшьләрнең фәнни-техник һәм инновацион эшчәнлектә массакүләм катнашуларын стимуллаштыруга юнәлдерелгән. Нәтиҗәләр 18 ноябрьдә билгеле булачак.
«Умник» конкурсының финал чарасы инновацияләргә ярдәм итү фондының төбәк вәкиле —Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән «Идел-20» 20 нче Бөтенроссия яшьләр фәнни-техник конференциясе» кысаларында Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү Фонды тарафыннан уздырыла.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды Инновацияләргә ярдәм фондының төбәк вәкиле сыйфатында «Студентлар стартапы» программасының Татарстан финалистларына проектларны уңышлы гамәлгә ашырырга ярдәм итәчәк.
2022 елның декабрендә программаның 3 нче чиратын эшләтеп җибәрү планлаштырыла.
Телефон: 8(843)222-90-60 өстәмә.122.