Казанда #МыВместе халыкара премиясенең Татарстан этабында 35 җиңүчене бүләкләделәр. Аларның икесе Бөтенроссия финалына чыкты, анда үз проектларын үстерү өчен 3,5 млн сумга кадәр акча җиңәргә мөмкин. Җиңүчеләр үз проектлары турында Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Тимур Сөләймановка сөйләделәр һәм алга таба үсеш буенча тәкъдимнәре белән уртаклаштылар.
«Сезнең һәрберегезнең җилкәләрегездә төрле тәҗрибә. Ләкин барысы да изге максатларга таба юнәлгән. Хәзер волонтёрлар хәрәкәте үсешенә зур игътибар бирелә. Без ирекле эшчәнлектә искиткеч социаль технология күрәбез», - дип мөрәҗәгать итте җиңүчеләргә министр.
Төбәк этабында җиңүчеләр үз проектлары турында сөйләделәр, алар төрле өлкәләргә кагылды. Алар арасында көмеш волонтерлар ансамбле дә, арт-терапия белән приют та, зооагарту да бар. Күпсанлы проектлар сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм белән бәйле иде.
Волонтерлар арасында җиңүчеләр:
Коммерцияле булмаган оешмалар арасында җиңүчеләр:
Шәхси эшмәкәрләр һәм коммерция оешмалары арасында җиңүчеләр:
КОТЛЫЙБЫЗ!
Фотолар сылтама буенча: https://minmol.tatarstan.ru/press/foto.htm/photoreport/8463479.htm