Ислам банкингы, нинди дин тотуга карамастан, Россиянең барлык халкы өчен дә ачык. Бу хакта Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева партнерлык финансларына багышланган түгәрәк өстәлдә белдерде.
«Бүген иҗтимагый советлар актив эшләсен, ведомстволар эшләрендә катнашсын һәм актуаль мәсьәләләр турында фикер алыша алсын өчен бик җитди бурыч куелган. Безнең өчен республикада Ислам банкингы буенча ниләр эшләнүе, гражданлык җәмгыятенең күпчелек өлеше белүе мөһим», - диде ул.
Вәлиева сүзләренә караганда, республиканың ислам банкингы инструментларын гамәлгә кертү өчен бөтен мөмкинлекләре дә бар. «Татарстан моңа әзер. Безнең бу юнәлештә эшләргә теләгебез бар. Ниндидер шикләрне юкка чыгару бик мөһим, чөнки кешеләр «ислам ипотекасы» бары тик мөселманнар өчен генә дип уйлый. Ул һәркем өчен. Бары тик үз кануннары буенча гына», - дип билгеләде ул.
Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстанның ислам банкингын гамәлгә кертү буенча сынау төбәге булуын искәртте.
«Бездә алга китеш башланды, чөнки партнерлык финанславын оештыру турындагы закон проекты «чыгуда» тора. Ул Россиянең дүрт төбәгендә - Татарстанда, Чечня Республикасында, Дагыстанда һәм Башкортстанда, 2023-2025 елларда проектны сынау аша гамәлгә ашыруны күздә тота. Партнерлык финанславының берничә операциясен өстәлгән бәягә һәм табышка салымнан азат итү күздә тотыла», - диде Миңнуллина.
Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы ачыклаганча, әгәр пилот проект уңышлы булса, ул ил буенча масштабланган булачак. «Безнең базарда Ислам ипотекасы продуктлары, рөхсәт ителгән акцияләр, ислам нормалары буенча акцияләр скринингы һәм инвестиция инструментлары эшли, шулай ук транспорт чаралары сатып алуга кичектерү бар. Болар барысы да Шәригать нормалары буенча финанс хезмәтләре, алар бөтен ил территориясендә күрсәтелә. Әйтергә кирәк, Татарстан бу планда алга китте. Безнең аларны тәкъдим итә торган бик күп оешмалар бар», - диде ул.
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгват бүлеге җитәкчесе Әхмәд Абу Яхья мөселманнарга процент кредитын алу тыелган, әмма кичектереп түләү рәсмиләштерергә рөхсәт ителгән, дип сөйләде.
«Ислам икътисады дисциплина буларак XX гасырда оешкан. Традицион банк продуктларының шактый өлеше мөселманнарга рөхсәт ителгән булуын аңларга кирәк. Ягъни мөселман, мәсәлән, дебет картасын ача ала. Шәригать тарафыннан рөхсәт ителмәгән азык-төлеккә альтернатива булдыру да җитә», - дип уртаклашты ул.
Йомгаклап ул Ислам финанслары - альтернатив продуктлар һәм махсус белемнәр таләп итә, шуңа күрә аларны икътисадчылар, финансистлар теологлар белән тыгыз хезмәттәшлектә эшләргә тиеш, дип өстәде. «Бер пункт гаять зур килешүдә аны шәригать күзлегеннән караганда дөрес түгел итә ала. Аларны белгечләр төзү бик мөһим», - дип йомгаклады ул.