2025 елның 25 мартына кадәр «Яңа мөмкинлекләр үзәкләре - 2025» грант конкурсы

2025 елның 14 марты, җомга

Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә һәм авыр тормыш хәлендә яки социаль куркыныч хәлдә булган балалы гаиләләргә ярдәм итү өчен «Яңа мөмкинлекләр үзәкләре - 2025» грант конкурсы игълан ителде.

Конкурста дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр, шулай ук коммерцияле булмаган оешмалар, иҗтимагый берләшмәләр, дәүләт-иҗтимагый һәм иҗтимагый-дәүләт берләшмәләре катнаша ала.

Катнашуга гаризалар 2025 елның 25 мартына кадәр кабул ителә.

Нәтиҗәләр 2025 елның 1 июненә кадәр игълан ителәчәк

Конкурста җиңүчеләр түбәндәгеләр өчен грантлар ала алачак:

– 2 миллион сумга кадәр - инвалид балалар өчен инде гамәлдә булган көндезге тору үзәкләрен ачуга яки үстерүгә (балалар белән профильле белгечләр эшли торган үсеш үзенчәлекләре булган балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен пространстволарга),

– 3 миллион сумга кадәр балалы гаиләләр өчен кризис үзәкләре (ата-аналар һәм балалар белән бергә булу өчен комплекслы ярдәм күрсәтелә торган пространстволар) өчен.

Бүлеп бирелгән акчаларны кирәкле техник һәм көнкүреш җиһазлары сатып алуга, биналарны ремонтлауга, административ һәм башка чыгымнарга тотарга мөмкин булачак.

Күрсәтелгән үзәкләрне төзү яисә гамәлдәге учреждениеләрне үзгәртеп кору гаиләләргә өстәмә ярдәм күрсәтергә, балаларның һәм ата-аналарның аерылышу ихтималын киметергә, шулай ук дәүләтнең гаиләләрне саклау сәясәте юнәлешендә эшчәнлек алып барырга мөмкинлек бирәчәк.

«Яңа мөмкинлекләр үзәкләре» Бөтенроссия грант конкурсына сылтама: https://stranadlyadetei.ru/grant/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International