«Монда көтәләр» проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча башлангыч эшлекле киңәшмә узды

2022 елның 21 октябре, җомга

2022 елның 19 октябрендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Анастасия Исаева «Монда көтәләр» проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча үткәрелгән эшлекле киңәшмәдә катнашты.

«Монда көтәләр» проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча башлангыч эшлекле киңәшмә узды.

Проект кысаларында Татарстан Республикасы территориясендә вакытлыча урнаштыру пунктларында яшәүче Донбасстан һәм Украинадан күченергә мәҗбүр булган хатын-кызларга һәрьяклы ярдәм күрсәтү планлаштырыла.

Проект Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы һәм Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе белән берлектә гамәлгә ашырылачак.

Киңәшмә кысаларында хезмәттәшлекнең төп векторлары билгеләнде һәм хәзер үк проект буенча уртак эш башлана. Проектны гамәлгә ашыру вакытында Татарстан Республикасында мәҗбүри күченүчеләрне вакытлыча урнаштыруның 5 пунктына 40тан да ким булмаган барып кайту планлаштырыла.

Ай саен билгеләнгән төркем өчен консультацияләр, психоэмоциональ ярдәм һәм күнекмәләрне үстерү тренинглары, шулай ук мәдәни программа кысаларында чыгып йөрүләр оештырылачак. Проект Президент грантлары фонды ярдәмендә гамәлгә ашырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International