«Игелекле күрше булуның социаль практикалары» Бөтенроссия форумы кысаларында «Позитив үзгәрешләр фабрикасы» проектын тәкъдим итү булды, анда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының башкарма әгъзасы, ТР торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге иҗтимагый контроль үзәге директоры Дмитрий Романов катнашты.
Фабрика – кеше һәм җәмгыять тормышының төрле өлкәләрендә уңай үзгәрешләр проектларын булдыру һәм үстерү платформасы. Фабрика кысаларында проектлар белән идарә итү традицион икътисадый модельләр предприятиеләрен социаль - эшкуарлык форматына күчерүгә юнәлдерелгән.