Җирдән файдалану өлкәсендә коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча Иҗтимагый кабул итү чарасы узды

2022 елның 15 октябре, шимбә

2022 елның 13 октябрендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында җирдән файдалану өлкәсендә коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча Иҗтимагый кабул итү булды.

Кабул итүдә Әлки, Норлат, Түбән Кама, Яшел Үзән муниципаль районнары гражданнарыннан мөрәҗәгатьләр килде, алар аерым җир участокларында җирдән файдалану һәм территорияләрне төзү кагыйдәләренә, пай җирләре әйләнешендәге мошенниклык гамәлләренә туры килү-килмәү мәсьәләләренә кагылдылар һәм сораулар түбәндәге составта экспертлар төркеме тарафыннан каралды: Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе оештыру бүлегенең баш киңәшчесе Руслан Никонов, Татарстан Республикасы Прокуратурасының коррупциягә каршы тору буенча законнар үтәлешен күзәтү бүлеге өлкән прокуроры Роберт Валитов, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Хокук идарәсе башлыгы Зөлфәт Галәветдинов, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Фәрит Мусин, җәмәгать контроле буенча Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы комиссиясе рәисе Артур Мостаев, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы эксперты Ксения Кондратьева, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының кадрлар бүлеге әйдәп баручы консультанты Евгения Москаленко, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе вәкиле.

Иҗтимагый кабул итү эш нәтиҗәләре буенча гражданнарның барлык мөрәҗәгатьләре тиешле башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнары, прокуратура һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан эшкә алыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International