Татарстанда 6 һәм 7 октябрьдә, Казан, Тәтеш һәм Урыссу шәһәрләрен колачлап, беренче тапкыр йөклеләр көнен билгеләп үттеләр. Бәйрәмне республика территориясендә «Умиление» Гаиләне, ана булу һәм балачакны яклау үзәге оештырды. Ә быел Россиядә 21 сентябрьдән октябрь азагына кадәр үткәрелә торган махсус көн инициаторы – Демографик платформа.РФ ярдәмендә ВСЁБЕРЕМЕННЫМ.РФ. проекты кысаларында «За жизнь!» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте.
Казанда чара уздыру урыны итеп 7нче шәһәр хастаханәсе каршындагы 1нче хатын-кызлар консультациясе сайланды. Программа бик тыгыз килеп чыкты. Рәсми өлеш барышында Казанның йөкле хатыннары өчен тантаналы сүзләр белән 7нче шәһәр хастаханәсенең акушерлык һәм гинекология буенча белгече Сергей Федотов, Казан шәһәренең 1нче хатын-кызлар консультациясе мөдире Инна Шашокина, акушер-гинеколог Альбина Фәттахова чыгыш ясады. Алдынгы консультация хезмәткәрләренә рәхмәт хатлары тапшырылды. Хатын-кызларга дин әһелләре дә - «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм Казан шәһәре рухание Александр Гудовских мөрәҗәгать итте.
Шулай ук вакыйганы «Совет Матерей» Бөтенроссия оешмасы әгъзасы Диана Хәйбуллина да хуплады һәм чыгыш ясады. Ул булачак әниләргә йөклелек чорыннан алып бала 17 яшькә җиткәнче мохтаҗ гаиләләргә дәүләт ярдәме системасы турында сөйләде.
Авырлылар доула белән гамәли дәрестә катнаштылар. Шулай ук призлар уйнатылды. Килгән барлык хатын-кызлар бүләккә күкрәк балалары өчен кулдан бәйләнгән пинетка һәм киемнәр алды.
«Миңа доула белән шөгыльләнү аеруча ошады, – диде йөклеләрнең берсе бәйрәмдә катнашудан алган тәэсирләре белән уртаклашып. – Ул соңгы айларда авырлылар белергә тиешле нәрсәне - психологик ярдәмне бирде. Уку барышында безнең йөзләрдән елмаю төшмәде. Оештыручыларга һәм белгечкә рәхмәт».
«Мондый бәйрәмдә нәкъ менә үземнең беренче йөклелек чорында була алуыма бик шатмын. Фотограф, шариклар, сый-нигъмәтләр, бүләкләр, - мондый бәйрәм өчен барыгызга да рәхмәт», – дип, оештыручыларга рәхмәт белдерде йөкле Махисәрвәр.
«Беренче тапкыр йөклеләр көненә багышланган чарада булдым. Чара турында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында яңалыклар лентасы ярдәмендә белдем. 1 нче хатын-кызлар консультациясе фойесында бәйрәм атмосферасы булдырылды. Үзем өчен рибозо массажын ачтым, бик тә сынап карарга телим. Бәйрәм азагында һәр йөкле хатынга күңелле бүләкләр тапшырдылар. Чараны оештыручыларга зур рәхмәт», – дип белдерде вакыйгадан үзенең хис-кичерешләрен йөкле Рамилә.
Урыссуда йөклеләр көне Урыссу үзәк район хастаханәсе каршындагы хатын-кызлар консультациясендә узды. Район үзәк хастаханәсенең акушерлык-гинекология бүлеге мөдире Илгиз Гарифжанов әниләрне җылы сүзләр белән котлады, рәхмәт белдерде һәм табибларның киңәшләренә колак салырга, йөклелек вакытында үз-үзләрен саклауларын теләде. Аннары район үзәк хастаханәсенең акушерлык-гинекология бүлеге хезмәткәрләренә балаларның тормышын саклауга зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт хатлары тапшырылды.
Барлык авырлылар бүләкләр алды, төрелгән курчак ясау буенча мастер-класста һәм релаксацион музыкага мандал булдыру сеансында катнаштылар.
Тәтештә бу вакыйга 7 октябрьдә Тәтеш үзәк район хастаханәсе каршындагы хатын-кызлар консультациясендә узды. Монда йөклеләрне бүләкләр, «Шусам» ансамбле солисткасы Алена Старостинадан музыкаль номер һәм «Баночка эмоций» – төсле тоздан мәгънәле сувенир булдыру мастер-классы көтә иде.
«Йөклелек - уникаль күренеш. Сезне күзәтеп, без сезнең булачак балаларыгызны күзәтәбез. Минем киңәшем - консультацияләргә аңлы рәвештә карарга, йөклелекнең тәмамлануын, бала табу узуын, ә тормыш дәвам итәчәген күздә тоту мөһим. Нәкъ менә йөклелек процессында сезнең баланың организмына нигезләр салына, - дип мөрәҗәгать итте булачак әниләргә Тәтеш Үзәк район хастаханәсе акушер-гинекологы Дмитрий Сучков. Сүз уңаеннан, ул һәм хатын-кызлар консультациясе акушеркасы Анастасия Родионова «Демографик платформа.РФ» проекты Оештыру комитетының рәхмәт грамоталарына лаек булды.
«Мондый чорда безгә аерым игътибар бирелүенә бик шатмын, - дип билгеләп үттеләр чарада катнашучы әниләр. – Безнең өчен бу күңелле көтелмәгән хәл: без планлы кабул итүгә килдек һәм табибтан консультация алу белән бергә, хәзерге хәлебездә мөһим булган психологик яктан да рәхәтлек алдык».
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, йөклеләр көнен үткәрү дәвам итә. 2022 елда 10 төбәк әлеге көнне оештыруда катнашачак. 2023 елда бәйрәмне күбрәк билгеләп үтү планлаштырыла. Исегезгә төшерәбез: чараның максаты – йөклеләргә карата бөтен җәмгыятьнең мөнәсәбәт культурасын һәм кайгыртуын булдыру һәм популярлаштыру, шулай ук йөклелек чорында шатлыклы вакыйгалар санын арттыру исәбенә йөклелеләрнең гомуми эмоциональ торышын яхшырту.