Әниләр көне белән!

2025 елның 30 ноябре, якшәмбе

Әни безнең иң беренче һәм иң төп укытучыбыз булды. Нәкъ менә ул, бер сүз дә әйтмичә, безгә чын мәхәббәт һәм игелекнең нәрсә икәнен күрсәтте һәм шуннан бирле безне әлеге җылылыгы белән гомер буе иркәли. Язмыш безне кая гына  юнәлтсә дә, без һәрвакыт үзебездә шушы кадерле яктылыкны – аның иманы, чиксез сабырлыгы һәм назлылыгы яктылыгын йөртәбез.

Нинди яшькә җитсәк тә, без элеккечә, балачактагы кебек, әниебездә иң көчле яклаучыбызны күрәбез, ул янәшәдә булганда ышаныч һәм тынычлык тоябыз.

Әнинең мәхәббәте куәтле агач тамырларына охшаган. Алар күренми, кояшлы көннәрдә аларны искә дә алмыйсың, ләкин нәкъ менә алар  иң коточкыч давылда да күзгә күренмичә генә тотып торалар. Нәкъ менә алар, һич арымыйча, аны туендыралар, кояшка үрелергә, чәчәк атарга һәм җимеш бирергә көч бирәләр.

Әни булу – ул  ялларны белми торган көндәлек, тәүлек буена хезмәт итү. Бу чиксез олы һәм яратучан йөрәкнең фидакарь хезмәте.

Әниләр, ару-талуны белми яратуыгыз һәм кайгыртуыгыз өчен рәхмәт сезгә! Чын күңелдән Сезгә озын гомер, сәламәтлек, якты һәм чын-чынлап бәхетле тормыш  телибез!

 

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы исеменнән, рәисе З.Р. Вәлиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International