Инклюзив велоспорт Казан һәм республика буенча актив атлый

2022 елның 5 октябре, чәршәмбе

Узган ялларда 2022 елның 25 сентябрендә ел саен уздырыла торган «Велосипед - это Здорово» инклюзив спорт фестивале булды, аның кысаларында сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында шоссе дисциплинасында велоспорт буенча Казан шәһәре Беренчелеге һәм велоспорт буенча беренче Ачык Чемпионат, узды.

Кичә мәйданчыкта давыллы җил "йөрде", ә якшәмбе көнне, 25 сентябрьдә иртән яңгыр яуды, Һава торышына карамастан, Велоспорт бәйрәме булды!

Ел саен уздырыла торган ВелоФестиваль программасында:

  • Сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында шоссе дисциплинасында велоспорт буенча Казан шәһәре Беренчелеге һәм велоспорт буенча беренче Ачык Чемпионат
  • 5 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар арасында велосипедта узышу
  • 2 яшьтән 5 яшькә кадәрге балалар арасында узыш
  •  4-10 яшьлек балалар арасында самокат белән ярышлар
  • Ата-аналарның хәйрия велоузышлары узды.

 Беренче тапкыр әти-әниләрнең хәйрия велоузышы узды.

шоссе дисциплинасында велоспорт буенча Казан шәһәре Беренчелеге һәм велоспорт буенча беренче Ачык Чемпионатында интеллектуаль тайпылышлар, ДЦП, күрү сәләте начар булган спортчылар катнашты. Спортчылар төрле велосипедларда ярыштылар: ике, өч тәгәрмәчле һәм хәтта коляскаларда. Күрү сәләте начар булган кешеләр вело-тандемда көч сынаштылар.

Иң яшь спортчыга 8 яшь, ә иң өлкәненә 54 яшь. Хәзер Казанда сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле булган кешеләр арасында велоспортта беренче чемпионнар бар.

Фотолар түбәндәге сылтама буенча: https://vk.com/album-185705984_285453833

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International