Бүген барлык дөньяви бергәлек Бөтендөнья хайваннарны яклау көнен билгеләп үтә.
Яшел Үзән районының Айша авылындагы «Кот һәм Пёс» приютында ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Анастасия Исаева булды.
Волонтерлар белән бергә ул 45кг азык, төзелеш материаллары, медикаментлар һәм приют өчен гигиена предметлары алып килгән.
«Күпләр приютка ярдәм итүне һәрвакыт акча белән бәйләп карый. Ләкин бу алай түгел. Дүрт аяклылар белән йөреп кайту да ярдәмгә тиң. Алар моны бик көтәләр һәм йөрергә бик яраталар», - диде Анастасия Исаева.
Бүген төбәктә бу күзәтүчесез дүрт аяклылар өчен иң зур шәхси приют.
Теләге булган һәр кеше хайваннарга кирәкле әйберләрне алып килергә яки үзенә дус табарга мөмкин.