ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Анастасия Исаева Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясенең күчмә утырышында катнашты

2022 елның 4 октябре, сишәмбе

Чүпрәле районында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты һәм Чуваш Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт һәм милли мәсьәләләр комитетының уртак күчмә утырышы узды.

Утырышта ТР Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Анастасия Исаева катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар халык традицияләрен саклау һәм мәдәният өлкәсендә заманча технологияләрне гамәлгә кертү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырыш эшендә Татарстан һәм Чувашия парламентлары башлыклары Фәрит Мөхәммәтшин һәм Леонид Черкесов катнашты.

Татарстанда һәм Чувашиядә парламентара хезмәттәшлекнең ныклы традицияләре барлыкка килде, шул исәптән профильле комитетлар дәрәҗәсендә дә. Татарстан Дәүләт Советы белән Чувашия Дәүләт Советы арасында хезмәттәшлек турында беренче беркетмә 1995 елда ук имзаланган иде, 2012 елда - парламентара хезмәттәшлек турында килешү. Бүген ике республика парламенты җитәкчеләре якын арада яңа килешү имзаланачак, дип белдерде. Республикалар мәдәният һәм иҗади өлкәдә, гуманитар өлкәдә дә актив хезмәттәшлек итәләр, чөнки ике төбәк тә күпмилләтле.

Утырыш башланыр алдыннан парламентарийлар Яңа Үби һәм Иске Чүпрәле авылларында мәдәният йортлары эшчәнлеге белән таныштылар, Дан Монументы янындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.

Авыл мәдәният йортлары инде күптәннән иҗтимагый һәм мәдәни тормыш үзәкләренә әверелде. Менә бу юлы да кунакларны фольклор коллективлары, балалар бию студияләре, декоратив-гамәли сәнгать осталары каршы алды. Биредә татар һәм чуваш кухнясы ризыкларын да татып карарга була иде.

Чүпрәле район мәдәният йортында Татарстан Республикасының матди булмаган мәдәни мирас объектларының электрон каталогын тәкъдим итү булды. Моннан тыш, биредә Татарстанның танылган фотографы, Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре Рамил Галинең керәшеннәрнең «Питрау» бәйрәменә багышланган фотокүргәзмәсе ачылды. 

Утырышның көн тәртибендә мөһим булган заманча технологияләрне гамәлгә кертү аша милли мәдәниятләрне саклау һәм популярлаштыру мәсьәләсе аерым әһәмияткә ия, чөнки 2022 ел Россиядә Россия халыкларының мәдәни мирасы елы, ә Татарстанда цифрлаштыру елы дип игълан ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International