Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы Президенты премиясен алуга документлар кабул итү тәмамланды. Бу премия 2015 елда гамәлгә куелды һәм Россия Федерациясе төбәкләре арасында беренче булды. Ул актуаль социаль проблемаларны хәл итүдә битараф булмаган гражданнарның һәм аларның һәркайсының граждан җәмгыяте үсешенә керткән шәхси кертемнәрен, шулай ук республиканың һәм аның халкының социаль тормышын үзгәртеп коруга зур өлеш керткән коммерцияле булмаган оешмаларның казанышларын тануның мөһим формасына әйләнде.
Премия алуга 35 муниципаль берәмлектән 116 гариза бирелгән. Чагыштыру өчен узган ел премиядә катнашуга 13 муниципалитеттан гражданлык активистлары һәм коммерцияле булмаган оешмалар тарафыннан документлар бирелгән иде. Премияне эзләүчеләрнең алтысы - башкарма хакимият органнары каршындагы иҗтимагый советлар, 20се - муниципаль берәмлекләрнең иҗтимагый советлары, 90ы - республиканың коммерцияле булмаган оешмалары тарафыннан тәкъдим ителде.
Хәзер премия бирү комитеты әгъзаларына килгән барлык документларны карап, Татарстан Республикасы Президентына тәкъдимнәр әзерләргә кирәк. Ел саен Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан 8 премия бирелә: өч премия - гражданнарга һәм биш премия - коммерцияле булмаган оешмаларга.
Лауреатларны бүләкләү Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов катнашында Халыклар бердәмлеге көнендә планлаштырыла.