29 сентябрьдә Россия Федерациясе Президентының гражданлык җәмгыятен үстерүгә грантлар бирү конкурсларын уздыру буенча координация комитеты конкурсны «махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарның гаиләләренә ярдәм итү» дигән тематик яңа юнәлеш белән тулыландыру турында карар кабул итте. Шуңа бәйле рәвештә конкурста катнашу өчен гаризаларны 2022 елның 31 октябренә кадәр озайту турында карар кабул ителде.
Шул ук вакытта конкурска йомгак ясау вакыты (2023 елның 20 гыйнварына кадәр) һәм хупланган проектларны финанслауны башлау (2023 елның 1 февраленнән) элеккечә кала.
Шулай ук 2023 елның беренче конкурсын «махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарның гаиләләренә ярдәм итү» тематик яңа юнәлеш белән тулыландыру турында карар кабул ителде.
Күрсәтелгән карарлар нигезендә Президент грантлары Фонды 2023 елда граждан җәмгыяте үсешенә Россия Федерациясе Президенты грантларын бирүгә беренче конкурс турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертте.
Үзгәрешләр кертелгән документ Фонд сайтында урнаштырылган.
Конкурста Донецк һәм Луганск халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләре халкына ярдәм итү тематикасы саклана, ул тәмамланган махсус конкурста өстенлекле булды.