«Дәүләт сатып алуларында катнашу формуласы» бушлай семинары
2022 елның 11 октябрендә Татарстан Республикасы сатып алуларны үстерү үзәге белән берлектә Татарстан Республикасы Сатып алулар буенча дәүләт комитеты «Дәүләт сатып алуларында катнашу формуласы» дип аталган бушлай семинар уздыра һәм товарларны, эшләрне, хезмәт күрсәтүләрне китереп торучыларны, шул исәптән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын, социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларны һәм инвалидлар оешмаларын катнашырга чакыра.
Семинар 2022 елның 11 октябрендә 9:30 - 14:00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Петербург урамы, 28 йорт, эшмәкәргә ярдәм итү йорты. Катнашу әлеге чарада көндезге яки читтән торып (онлайн трансляция сылтама буенча: https://my.smartwebinar.info/UWD7R49ZFEB1Cya2cm2RH).
Семинарда катнашу өчен сылтама буенча теркәлү кирәк: https://zakupki.tatar/seminars/seminar-232/.