Мобилизацияләнгән гражданнар өчен нотариаль гамәлләргә ташламалар

2022 елның 1 октябре, шимбә

Бу көннәрдә татарстанлылардан мобилизацияләнгән гражданнар өчен нотариаль гамәлләрне түләүсез рәсмиләштерүнең максатка ярашлылыгы турында сораулар һәм тәкъдимнәр килде, алар арасында Р.Р. Галәветдинов та, башка гражданнар да бар.

Татарстан Республикасы Нотариаль палатасында хәбәр итүләренчә, әлеге мәсьәлә хәл ителгән инде. Федераль нотариаль палата идарәсе карары нигезендә мобилизацияләнгән гражданнарга социаль әһәмиятле нотариаль гамәлләр өчен мөрәҗәгать иткәндә ташламалар биреләчәк: алар хокукый һәм техник характердагы хезмәтләр өчен түләүдән тулысынча азат ителәчәк.

Чираттан тыш хезмәт күрсәтү нотариаль гамәлләргә кагыла, бу беренче чиратта хезмәт итү урынына барган кешеләргә кирәк булырга мөмкин. Бу төрле ышаныч кәгазьләренең, шул исәптән мөлкәт белән эш итүгә, килешүләр эшләүгә таныклыгы, законлы вәкилләрнең, опекуннарның, попечительләрнең балигъ булмаган балалар өчен юридик әһәмияткә ия гамәлләргә ризалыкларын бирү һәм башкалар. Ташламадан 2022 елның 21 сентябреннән Россия Федерациясендә өлешчә мобилизация игълан итүгә бәйле рәвештә хәрби хезмәткә чакырылган затлар файдалана ала.

Шулай ук «Экспо Казан» халыкара күргәзмә үзәгендә мобилизацияләнгән гражданнар өчен җыелу пунктында юридик ярдәм күрсәтү өчен адвокатлар һәм нотариуслардан махсус мобиль төркемнәр эшли.

Игътибар итегез, өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган Россия Федерациясе гражданнарына нотариаль хезмәтләрдән оператив файдалану максатында ял көннәрендә «дежур нотариаль конторалар» эше оештырыла.

Өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган Россия гражданнарын кабул итү Татарстан Республикасы нотариуслары тарафыннан, хәрби комиссариатның көн тәртибен (чакыруын) күрсәткәндә гамәлгә ашырыла.

Татарстан Республикасының нотариаль конторалары тарафыннан 2022 елның 1, 2 октябренә гражданнарны кабул итү графигы сылтама буенча https://16.notariat.ru/ru-ru/news/rezhim-raboty-dezhurnyh-notarialnyh-kontor-01-02-oktyabrya-2022-goda-2209.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International