ТР Милли китапханәсендә Татарстан экипажының 1996 елда Әфган әсирлегеннән үз самолетын урлап качуына багышланган «Герои вне времени» ачык очрашуы узды.
Очрашуда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Анастасия Исаева да катнашты.
Чараны оештыручы - «Счастливые истории» Хәйрия фонды (Казан шәһәре). Проект грант акчалары ярдәмендә гамәлгә ашырыла, Фонд ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгыннан яшьләр өчен социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга коммерцияле булмаган оешмаларга республика грантлар конкурсында җиңүче булды.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева: «Мондый очрашулар яшьләргә тарихка чумарга ярдәм итә. Иң кадерлесе — бу хикәяне беренче кешедән ишетү. Бу патриотизмның гамәлләрдә чагылыш тапканына бер мисал. Мондый очрашуларның кыйммәте бүгенге көндә бик актуаль. Тарих белән кызыксыну, үз илебез геройлары белән горурлану мөһим», — дип ассызыклады министр урынбасары.
Очрашуда катнашучылар Ил-76 экипажы әгъзалары:
Очрашу ахырында барлык катнашучылар да хыялны тормышка ашыру һәм максатка омтылу символы буларак кәгазь самолетларны очырып җибәрделәр.