2022 елның 5 октябрендә «Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контроль төбәк үзәге» ассоциациясе «Ачык ишекләр көне» үткәрәчәк, анда торак-оммуналь хуҗалык өлкәсендәге экспертлар торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча халыкны кабул итәчәк. Бу очрашу ел саен үткәрелә һәм Халыкара өлкәннәр көненә багышланган.
Халыкны кабул итүдә Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе, Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге иҗтимагый контроль үзәге белгечләре катнашачак.
Кабул итү Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 10в адресы буенча узачак. Чараны үткәрү вакыты 10.00 - 13.00 сәгатьтә.