23 сентябрьдә «Әкият» мәдәният үзәгендә (Казан шәһәре) «Преодоление» номинациясендә V Республика яшьләр «Чиксез талантлар фестивале»нең «Преодоление», «Уверенные в будущем. Профессионалы», «Беспокойные сердца», «Вдохновленные искусством», «Наша любовь – сцена», «Музыка нас связала» номинацияләрендә җиңүчеләрен бүләкләделәр.
Җиңүчеләр арасында безнең республика гына түгел, ә илнең башка шәһәрләреннән дә (Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Кузбасс һәм Самара, Ульяновск һәм Йошкар-Ола, Курск, Пермь крае һәм башкалар) вәкилләр бар. Аларга кубоклар, дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.
Мөмкинлекләре чикләнгән яшьләр җәмгыятенә социаль – иҗади интеграция өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән актив нәтиҗәле эшчәнлекләре өчен иң яхшы педагог-остазларга ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамоталары тапшырылды.
«Оберегающие сердцем. Мамы» номинациясе фидакарьлеге һәм ярдәме балаларга талантларын тормышка ашырырга ярдәм иткән Аналарга багышлана. Аларга рәхмәт хатлары, сыннар һәм бүләкләр тапшырылды. Хөрмәтле кунаклар сыйфатында узган еллардагы җиңүчеләр дә чакырылган иде.
«Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән яшьләрнең фестиваль хәрәкәтенә кызыксынуы елдан-ел арта. Бу казанышлар һәм җиңүләргә ирешергә ярдәм итүче ата-аналар һәм остазлар турында сөйләү өчен менә дигән мөмкинлек. Фестивальдә катнашу һәм җиңү яшьләрне рухландыра һәм яңа үрләргә ирешергә көчле мотивация бирә», - дип ассызыклый фестивальне оештыручы «Игелек маршрутлары»социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмасы.
Проект ТР Министрлар Кабинеты гранты акчасына гамәлгә ашырыла.
.jpg)