Кичкетаң авылында «Кичке таң» тыюлыгының 25 еллыгына багышланган бәйрәм узды. Анда тыюлык төзүне башлап җибәргән авыл активисты Рамил Маннапов, тыюлык белән 20 ел җитәкчелек иткән Әһли Фәйзуллин, шулай ук башка ветераннар һәм яшь экологлар катнашты.
Мәктәптә алар «ЭКОС» отряды эшчәнлеге белән таныштылар һәм яшь табигать сакчыларының чыгышларын тыңладылар. Аннары балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән экология дәресе үткәрелде, анда балаларны тантаналы рәвештә «ЭКОС»отрядына кабул иттеләр.

.jpeg)
