Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән үткәрелә торган чаралар барышында сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләү белән кызыксынган социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның проектларын тәкъдим итү өчен менә дигән мөмкинлек ачылды.
27 сентябрьдә Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Лаеш интернат-мәктәп базасында «Мәгариф» милли проекты кысаларында сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларга өстәмә белем бирүне оештыру» темасына семинар-киңәшмә узачак.
28 сентябрьдә Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар өчен 4 нче Казан мәктәп-интернат базасында «Үсеш үзенчәлекләре чикләнгән балаларны социаль адаптацияләү» темасына семинар-киңәшмә узачак.
Чараларда мөмкинлекләре чикле балалар өчен белем бирү учрежденияләре директорлары катнашачак.
Өстәмә мәгълүмат алу өчен: (843) 294-95-63, Галимҗанов Илнур Әсхәт улы.