«1-нче типтагы шикәр диабеты вакытында актуаль проблемалар һәм аларны чишү юллары» темасына түгәрәк өстәл узачак

2022 елның 20 сентябре, сишәмбе

21 сентябрь сәгать 10:00да  (Казан шәһәре, Батурин урамы, 7а, 137 кабинет) Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы ярдәме белән инвалид балаларның һәм балачактан инвалид булган 18 яшьтән өлкән балаларның ата-аналарының Бөтенроссия оешмасының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлекчәсе «1-нче типтагы шикәр диабеты вакытында актуаль проблемалар һәм аларны чишү юллары» темасына түгәрәк өстәл үткәрә.

Түгәрәк өстәл барышында сәламләү сүзе һәм доклад белән чыгыш ясыячаклар:

  1. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Исаева Анастасия Георгиевна;
  2. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Яркәева Фәридә Фатыйх кызы.
  3. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы эксперты, инвалид балаларның һәм балачактан инвалид булган 18 яшьтән өлкән балаларның ата-аналарының Бөтенроссия оешмасының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Халтурина Жанна Валерьевна;
  4. Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратының балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау бүлеге башлыгы урынбасары Кадыйрова Ләйсән Госман кызы;
  5. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы Балалар Республика клиник хастаханәсенең мөдире - балалар эндокринологы Шәйдуллина Мария Рөстәм кызы;
  6. Инвалид балаларның һәм балачактан инвалид булган 18 яшьтән өлкән балаларның ата-аналарының Бөтенроссия оешмасының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлекчәсенең шикәр диабеты юнәлеше координаторы Садыйкова Ригина Рөстәм кызы.

Чакырылган кунаклар:

  1. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Абдреева Юлия Ивановна;
  2. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү һәм укучыларны йомгаклау аттестациясе бүлеге башлыгы Иванова Татьяна Александровна;
  3. Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының һөнәри һәм иҗади үзаңы бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Степанова Любовь Олеговна.

Очрашуның модераторы – инвалид балаларның һәм балачактан инвалид булган 18 яшьтән өлкән балаларның ата-аналарының Бөтенроссия оешмасының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Халтурина Жанна Валерьевна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International