Ольга Занко Татарстандагы Иҗтимагый палатаның эшен югары бәяләде

2022 елның 13 сентябре, сишәмбе

Очрашуда ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Анастасия Исаева катнашты

Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Граждан җәмгыятен үстерү, иҗтимагый һәм дини берләшмәләр мәсьәләләре комитеты рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» тарафдарлары Үзәк Советы рәисе, коммерцияле булмаган оешмалар һәм гражданнар инициативаларын хуплау белән актив шөгыльләнүче Ольга Занко Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы эшен югары бәяләде.

Ул палатаның күп проектларга уңышлы кушылуын гына түгел, үз проектларын да нәтиҗәле гамәлгә ашыруын билгеләп үтте. Аерым алганда, Татарстанда мәҗбүри күченүчеләр белән эшләү буенча Координация үзәге белән беррәттән, Палата барлык мөрәҗәгать итүчеләр белән дә индивидуаль эш алып бара. Һәрьяклап ярдәм күрсәтелә, шул исәптән юридик характердагы мәсьәләләр һәм гуманитар ярдәм.

Моннан тыш, республикада «Бердәм» коммерцияле булмаган оешма инициативаларын үстерү буенча гамәлгә ашырыла торган проект эчендә яңа масштаблы «Бердәм социаль инициативалар» проекты туды.

«Бу бары тик татарстан проекты, аның кысаларында, Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» депутатлар берләшмәсе белән берлектә, социаль инициативаларны коммерцияле булмаган оешмалардан гына түгел, ә гади кешеләрдән дә карыйлар һәм гамәлгә ашыралар. Бу инициативалар беренче чиратта балаларга, гаиләләргә, хатын - кызларга ярдәм итүгә һәм халыкның тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән», - дип ассызыклады Анастасия Исаева.

Татарстанда Иҗтимагый палата тарафыннан оештырыла торган һәм уздырыла торган барлык чараларда төрле коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләре катнаша, алар үзләренең уңышлы проектларын тәкъдим итәләр һәм тәҗрибә уртаклашалар. Хәйрия фондлары белән актив эш алып барыла, шул исәптән Донбасстан күченеп килергә мәҗбүр булганнарга ярдәм итү өчен дә. Кешеләр генә түгел, аларның йорт хайваннары да ярдәм ала. Вакытлыча урнаштыру пунктларында ветеринар консультацияләре оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International