3 сентябрьдә Татарстанда «Игелекле Татарстан» волонтерлык өлкәсендә ел саен үткәрелә торган республика премиясенең гаризалар кабул итү кампаниясе ачылды. Премия конкурс форматында Татарстан Республикасы территориясендә ирекле эшчәнлек алып баруда күренекле нәтиҗәләр күрсәткән, шул исәптән Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан килгән мәҗбүри күченүчеләргә ярдәм итүләре өчен волонтерларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм бүләкләү максатыннан үткәрелә.
Премиядә 6 яшьтән теләсә кайсы волонтер, ирекле оешма яки 18 номинация буенча бизнес вәкиле катнаша ала: 5 коллектив номинация («Бизнес», «Ирекле эшчәнлекне оештыручы», «Мәктәп ирекле отряды» һәм башкалар) һәм 13 индивидуаль номинация («Елның көмеш волонтеры», «Туризм өлкәсендә ел волонтеры», «Ел иреклесе», «#МыВместе» Гомумроссия үзара ярдәм акциясе кысаларында ел волонтеры» һәм башкалар). Быел гаризаларны кабул итү ДОБРО.РФ. платформасының «Добро. Конкурсы» автоматлаштырылган мәйданчыгында булачак.
«Игелекле Татарстан» биш этапта узачак: 3-25 сентябрьдә гаризалар кабул итү кампаниясе, 3-14 октябрьдә читтән торып уза торган этап, 17-21 октябрьдә «Игелекле эшләр марафоны» этабы, 22 октябрьдән 11 ноябрьгә кадәр көндезге этап-анда катнашучылар жюри алдында үз эшчәнлекләрен тәкъдим итәчәк. Йомгаклау 2022 елның ноябрендә булачак.
Һәр номинациядә җиңүчеләргә һәм лауреатларга тантаналы чарада дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. Премияне бүләкләү тантанасы Татарстан Республикасы җитәкчелеге катнашында планлаштырыла.
Премияне Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы «Татарстан Республикасы Ирекле эшчәнлек мәгълүмати-ресурс үзәге» автономияле коммерцияле булмаган оешма белән берлектә оештыра. Премия буенча кызыксындырган сорауларны «Игелекле Татарстан» Республика премиясенең ВКонтакте рәсми төркемендә бирергә мөмкин https://vk.com/dobrotatarstan.awards.