Республикада «Татарстан Республикасы Конституциясенең 30 еллыгы – үзеңне тикшер!» конкурсы уза

2022 елның 12 сентябре, дүшәмбе

2022 елның 6 ноябрендә Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүгә 30 ел тула.

Татарстан Республикасы Төп Законын кабул итүнең юбилей датасына бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы халкын хокукый агарту буенча комплекслы эш кысаларында, «Татарстан Республикасы гражданлык инициативаларын яклау үзәге» төбәк  иҗтимагый фонды тарафыннан «Татарстан Республикасы Конституциясенең 30 еллыгы-үзеңне тикшер!» проектын гамәлгә ашыра.

Республикада «Татарстан Республикасы Конституциясенең 30 еллыгы-үзеңне тикшер!» республика конкурсы - Татарстан Республикасы Төп Законының төп нигезләмәләре буенча онлайн-тест.

constitution30.tatar проект сайтында теләсә кем теркәлү узып, конкурста катнаша ала. Һәр катнашучы үз нәтиҗәләре белән электрон сертификат алачак.

Конкурс нәтиҗәләре буенча иң күп балл җыйган катнашучыларга цифрлы гаджетлар рәвешендә кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

Күбрәк мәгълүмат:

Проект сайтына сылтама - https://constitution30.tatar

Проектны гамәлгә ашыру вакыты:

2022 елның 12 сентябреннән 1 ноябренә кадәр тест узуда катнашырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International