13 сентябрьдә 14: 00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында «ЖКХ Ликбез» темасына ZOOM форматында онлайн-укыту узачак.
Укуларны торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә эксперт, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы, «Татарстан Республикасында торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контроль төбәк үзәге» ассоциациясе башкарма директоры Дмитрий Романов үткәрәчәк.
Эксперт коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләренә күпфатирлы йортлар милекчеләренең хокуклары һәм бурычлары, милекчеләренең гомуми җыелышын уздыру кагыйдәләре, күпфатирлы йортның гомуми мөлкәте, күпфатирлы йортның советы һәм аның рәисе, күпфатирлы йорт белән идарә итү ысуллары турында сөйләячәк. Торак һәм коммуналь хезмәтләр, энергияне сак тоту, счетка исәпләүләр һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге законнардагы актуаль үзгәрешләр турында аңлатмалар бирәчәк, шулай ук кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк
Семинарда катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк: https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLSfqspEAXRB3U3KMna4253YlbQE56lgA8p7mMAxuD4eIFl3XRg/viewform?vc=0&c=0&w=1&flr=0
Кушылу өчен сылтама теркәлү формасында күрсәтелгән электрон адреска җибәреләчәк