Игелеклелек маршрутлары илебезне чолгап ала: ватаныбызның һәр почмагында зур йөрәкле, изге эшләр эшләүче кешеләр бар. «Игелеклелек маршрутлары» проектында катнашучылар –Татарстанның барлык почмакларыннан җыелган яшүсмерләр республикабызның хәйрия тарихын өйрәнергә чакырды.
2022 елда конкурс кысаларында Татарстан Республикасы 34 муниципаль берәмлегеннән 100дән артык индивидуаль һәм команда гаризасы килде: шуларның 18е өч номинациядә җиңүче булды һәм «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» Хәйрия фондыннан акчалата призлар алды.
Бүләкләү тантанасы 8 сентябрьдә (Халыкара грамоталылык көнендә) Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында узды. Чараның форматы тантана өчен гадәти булмаган рәвештә узды, җиңүчеләрне хөрмәтләүне генә түгел, ә дискуссия өлешен дә үз эченә алды: командалар үзләренең тикшеренү эшләре турында сөйләделәр, материал эзләү процессыннан алган тәэсирләре белән уртаклаштылар, шулай ук тарих фәннәре кандидаты Бәхтияр Измайлов белән берлектә республика башкаласында хәйриячелекне үстерү мәсьәләсен өйрәнделәр .
«Игелеклелек маршрутлары» - барлык буыннарны берләштерә торган эчтәлекле һәм перспективалы проект. Бу - яшьләрнең һәм җитлеккән буынның тәҗрибәсен ныклы берләштерә, шәхеснең рухи үсешенә ярдәм итә торган иң нәтиҗәле җеп», - дип билгеләп үтте ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева.
Конкурста җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина да котлады. «Игелек бетмәс чыганак, кеше бәхетенең нигезе. Әлеге масштаблы конкурста җиңүчеләрне котлыйм һәм сезгә изге гамәлләр кылуны дәвам итүегезне, күбрәк кешеләрне республикабызның хәйрия тарихы белән таныштыруыгызны телим».
«АК БАРС СОЗИДАНИЕ» Хәйрия фонды директоры Әлфия Вәлиева сүзләренә караганда, әлеге проект ел саен яңартыла һәм эчтәлеген тирәнәйтә: әлеге конкурсны үткәрүнең беренче елында бары тик балалар йортларында тәрбияләнүчеләр генә катнашкан иде, ә 2022 елда конкурс 12 яшьтән 18 яшькә кадәрге барлык яшүсмерләр өчен дә ачылды.
2023 ел бәйгесенең үзенчәлеге шунда булачак: проект финалистлары катнашучыларның проект эшләре нигезендә булдырылган республика игелеклелек маршрутлары буенча автобус турына чакырылачак.
«Игелеклелек маршрутлары» «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» Хәйрия фондының милләттәшләребезнең хәйрия эшчәнлеге тарихын өйрәнү белән бәйле яшәү территориясендә тематик туристик продуктлар булдыру буенча балалар һәм яшүсмерләр өчен проекты. Проект Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

